Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәгендә «Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә монополиягә каршы һәм тарифларны җайга салу» дип аталган гамәли семинар уза. Семинарда, законнардагы соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре карала.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Иҗтимагый советы әгъзалары «Альтернатив котельня» җылылык энергиясе базарының яңа моделе» мәсьәләсе буенча семинарда катнашты, альтернатив котельня механизмын гамәлгә кертү перспективалары турында фикер алышты.