Татарстан архивчылары ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында республика тарихы буенча лекция үткәрде

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасының Дәүләт заказы» ДБУ хезмәткәрләре Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре өчен архив документлары нигезендә республика тарихы буенча лекция үткәрде.

     Архивчыларның ачык лекциясе ТАССР турында декретка кул куюдан башлап һәм хәзерге чорга кадәр Татарстан Республикасының үсеш чорын үз эченә ала. Барлык мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларыннан тарихи документлар, фотолар, кинохроника фрагментлары, аудиоязмалар белән ныгытыла.

     ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегаларына Татарстан Республикасында дәүләт тарифларын җайга салу тарихы буенча документларны табуда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерә. 2020 елда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына 50 яшь тулды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International