2020 елның 11 нче мартында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасының башкарма комитетлары һәм җайга салынулы оешмалары өчен «2021 елның тариф кампаниясе» дигән темага семинар-киңәшмә узды.
Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тариф кампаниясе үзенчәлекләре;
- су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салуның төп аспектлары;
- су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтыруга тарифлар турында;
- җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларның инвестиция программаларын формалаштыру. Концессия килешүләре;
- җайга салынулы оешмалар өчен җылылык энергиясе буенча технологик сарыф нормативларын, ягулык запасларын һәм ягулыкның чагыштырма чыгымын раслау;
- 2020 елда җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә мәгълүмат ачу стандартлары.