Дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар буенча эшче штаб утырышы узды

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

2020 елның 11 нче мартында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасына бәйле мәсьәләләрне карау буенча эшче штаб утырышы узды.

     Алексеевск, Баулы, Бөгелмә һәм Югары Ослан муниципаль районнары вәкилләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлекләре турында хисап тотты.

    Лилия Борисова билгеләп үткәнчә, төбәк операторлары, каты коммуналь калдыкларны җыю өчен контейнерлар урнаштыру срокларын һәм шартларын исәпкә алып, һәр муниципаль берәмлек буенча контейнерлар белән тәэмин итү программасын эшләргә тиеш. 2020 елга тарифларда төбәк операторлары өчен еллык керемнең 1% күләмендә контейнерлар сатып алуга акча салынган.

    «ПЖКХ» идарәче компаниясе» ҖЧҖ һәм «Гринта» ҖЧҖ төбәк операторлары вәкилләре кулланучылар белән төзелгән килешүләр буенча хисап тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International