Җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтыруда яңа кагыйдәләр: Мәскәү шәһәрендә гамәли семинар узачак

2020 елның 10 марты, сишәмбе

2020 елның 30-31 март көннәрендә Мәскәү шәһәрендә торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен «2020 елда җылылык энергиясе базары:  җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтыруда яңа кагыйдәләр» дигән темага гамәли семинар булачак.

       Семинар барышында, «эталон» алымын гамәлгә кертү перспективаларын исәпкә алып, җылылык энергиясе өлкәсендә тарифларны җайга сала торган законнарга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралачак. Ирекле килешүләрне төзү тәртибенә, шулай ук озак сроклы тарифларны җайга салу белән бәйле мәсьәләләргә махсус игътибар биреләчәк. Экспертлар ТСО финанс исәпләмәләре, җылылык өчен вакытында түләмәгән өчен пеня исәпләү тәртибе, кулланучылар тарафыннан энергия ресурсларына түләү гарантияләренең яңа системасы, шулай ук якларны тоташтыру һәм җаваплылык турында килешү төзү тәртибе турында җентекләп сөйлиячәк.

    Семинар эшендә РФ Энергетика министрлыгы, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкилләре, тарифларны җайга салу өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар, тарифларны формалаштыру буенча методик күрсәтмәләр эшләүче затлар катнашачак.

      Катнашучыларны телефон аша теркәү:  8 (965) 186-64-75 яки электрон почта аша: knyazeva@seminar-inform.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International