ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистларының сорауларына җавап бирде һәм «Татарстан 24» телеканалының «Суть недели с Григорием Тинским» тапшыруында катнашты. Төп темалар: электр энергиясенә булган тарифлар һәм ташламалар.
Интервью белән мәкаләләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында урнаштырылган, «Суть недели с Григорием Тинским» тапшыруы 7 март көнне, 17:30 сәгатьтә чыгачак, 8 март көнне 16:30, 22:30 сәгатьләрдә кабатлап күрсәтеләчәк.