Тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дару препаратларына өстәмә бәяләр турында

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда яшәүчеләрне борчыган актуаль сорауларның берсе – медицина препаратларына булган бәяләр җайга салынамы?  Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенә дару бәяләренә кагылышлы бик күп сораулар килә.

      ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән дару препаратларына кагылышлы бәяләрне җайга сала.

       Татарстан Республикасында тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дару препаратларына карата дару препаратларын җитештерүчеләрдән җибәрелә торган фактик бәяләргә күмәртәләп һәм ваклап сату хакларының чик күләмнәре Дәүләт комитеты карары нигезендә билгеләнгән, өстәлгән хакка салым бәясеннән тыш түбәндәгечә:

Бәя төркемнәре

Тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дару препаратларын җитештерүчеләрдән фактик сатып җибәрү бәяләренә күмәртәләп сатуның иң чик өстәмәләре

Тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дару препаратларын җитештерүчеләренең фактик сатып җибәрү бәяләренә ваклап сатуның иң чик өстәмәләре

иң күбе 50 сум 

15%

32%

50 сумнан башлап иң күбе 500 сумга кадәр  

13%

30%

 500 сумнан артык

11%

23,4%

 

   Дәүләт комитеты карары белән рәсми сайтның «Тарифлар» бүлегендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International