2020 елның 12-13 март көннәрендә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәге «Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә монополиягә каршы һәм тарифларны җайга салу» дип аталган гамәли семинар үткәрә.
Укыту кысаларында, законнардагы соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре каралачак. Җылылык белән тәэмин итү һәм су белән тәэмин итү системаларына тоташтыру мәсьәләләренә, шартнамәчел мөнәсәбәтләрнең гамәли аспектларына, монополиягә каршы җайга салу һәм әлеге өлкәләрдә контроль мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк.
Катнашу өчен 2020 елның 5 мартына кадәр emc.seminar@fas.gov.ru электрон адресына гариза җибәрергә кирәк. Барлык сораулар буенча әлеге телефон аша мөрәҗәгать итәргә: (843) 200-18-21.