ТКХ дәүләт мәгълүмат системасындагы мәҗбүри яңартулар: Казанда Россиякүләм гамәли семинар узачак

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

2020 нче елның 25 нче мартында Казан шәһәрендә "2020 нче елның 1 нче гыйнварыннан башлап Торак-коммуналь хуҗалыгы дәүләт мәгълүмат системасында мәҗбүри яңартулар" дигән темага Россиякүләм гамәли семинар узачак. Оештыручылар идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның белгечләрен чарада катнашырга чакыра.  Катнашучыларга өләшү материалы, дәүләт мәгълүмат системасы таләпләре һәм ТКХ дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүматлар урнаштыру буенча күрсәтмәләр белән форматлар тасвирламасы биреләчәк.

  Тулырак мәгълүматны e-маil: infoekspert@list.ru аша белергә һәм семинарларга теркәлергә мөмкин, яки әлеге телефоннар буенча:

 - 8-923-622-04-00,

- 8-923-633-04-00,

- 8-951-593-80-99.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International