Электр энергиясенә тарифларга төзәтмәләр кертү: Килештерү комиссиясе утырышы булды

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

28 нче февральдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышында ТР "Электр челтәрләре" ДУП һәм "Челтәр компаниясе" ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисап ясау өчен электр энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларга төзәтмәләр кертү мәсьәләсе каралды.

    Электр энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә ТР "Электр челтәрләре" ДУП кирәкле тулаем кеременә кертелә торган чыгымнарның икътисадый нигезлелегенә Дәүләт комитеты тарафыннан өстәмә бәя бирелде һәм чыгымнарның аерым статьяларына төзәтмәләр кертелде, алар арасында: "аренда түләве" статьясы буенча чыгымнар, төп акчаларны амортизацияләү.

   Килештерү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча тарифларны килештерү һәм аларны Идарәгә кертү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International