Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышында каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасы турында фикер алыштылар. Үзгәрешләр тәкъдим ителә

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

      28 нче февраль көнне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды.

    Көн тәртибендә төп ике мәсьәлә каралды:

    - каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына тәкъдимнәр кертеп, территориаль схемага үзгәрешләр кертү турында;

   - 2015-2020 нче елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты программасы чараларының 2019 нчы елда үтәлүе турында.  

      Иҗтимагый совет рәисе Н.И. Борознов каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча территориаль схеманы тәкъдим итте. Утырышта каты коммуналь калдыклар белән эш итү схемасын актуальләштерү буенча тәкъдимнәр кертү турында карар кабул ителде: 

  - каты коммуналь калдыклар белән эш итү чараларын эшләгәндә мәнфәгатьле министрлыклар һәм ведомстволар катнашуын тәэмин итәргә;

  - оптималь логистика маршрутларын табу максатында, каты коммуналь калдыклары өлкәсендә һәм башка калдыкларга бәйле рәвештә планлаштырылган яңа объектларны урнаштыру өлешендә карарларга төзәтмәләр кертергә һәм нигезләргә;

  - утильләштерелә торган каты коммуналь калдык фракцияләрен эшкәртү һәм алга таба файдалану мөмкинлекләренә анализ ясарга;

  - төзелеш калдыкларын эшкәртү буенча тәкъдимне, санын һәм составын исәпкә алып, тәгаенләштерергә;

  - калдыкларның конкрет төркемнәре: медицина, биология, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәнәгать, тереклек калдыклары һ.б өчен аерым программалар эшләргә һәм расларга;

 - калдыклар җыюның яңа зоналарына бәйле карарга төзәтмәләр кертергә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International