Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды

2020 елның 28 феврале, җомга

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының 27 нче февраль көнне булган Килештерү комиссиясе утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:    
    - "Сиделка" сынау проекты буенча социаль хезмәтләр күрсәтүгә тарифлар;

    - Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "Капиталь төзелеш объектларын дәүләт техник исәбенә кую һәм техник инвентарьлаштыру өлкәсендәге норматив хокукый актларда билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла торган Татарстан Республикасы торак фондын техник инвентарьлаштыруга ставкалар билгеләү турында"гы карарына үзгәрешләр кертү хакында;

  - Зеленодольск муниципаль районының җайга салынулы оешмалары өчен җылылык энергиясенә, эчәргә яраклы суга, ташландык суларны агызуга, салкын суны транспортлауга һәм Казан шәһәре белән Лаеш муниципаль районының Усады авылы кулланучыларына "ТеплоГарант" ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифлар.

    Килештерү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча тарифларны килештерү һәм аларны Идарәгә кертү турында карар кабул ителде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International