2020 нче елның 4-5 нче мартында Сочи шәһәрендә "2020 елда тарифларны җайга салу эволюциясе: киләчәккә бер адым" дигән гамәли семинар узачак.
Семинар барышында дәүләт тарафыннан тарифларны җайга салу өлкәсендә закон куллануның гамәли мәсьәләләре, 2020 нче елга җайга салуга бәйле яңалыклар турында фикер алышачаклар. Чара кысаларында панель дискуссияләр, проект сессияләре һәм дискуссия мәйданчыклары эшләячәк.
Көн тәртибендә:
- ТКХ өчен эталон чыгымнар ысулы белән тарифлар билгеләү;
- каты коммуналь калдыкларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре;
- электр энергетикасы өлкәсендә гарантияле тәэминатчылар өчен тарифларны җайга салганда эталон чыгымнары алымын куллану нәтиҗәләре;
- газ тармагын үстерү мәсьәләләре һ.б.
Семинарда беренче тапкыр тармак предприятиеләренең ИТ-директорлар клубы очрашачак, анда тарифларны цифрлы трансформацияләүгә ярдәм итү инструментларын куллану буенча оешмалар тәҗрибәсе, импортны алыштыру мәсьәләләре күтәреләчәк.
Чарада Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчеләре һәм белгечләре, федераль башкарма хакимият органнары, җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашачак.
Семинар эшендә катнашу мәсьәләләре буенча Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Мәгълүмат-техника үзәгенә мөрәҗәгать итүегез сорала: тел.: +7 (495) 540-70-19, +7 (499) 755-23-23, өстәмә: 097-131, e-mail: edu.itc@fas.gov.ru.