ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина "Татарстан" ДТРК радиосында "Новый день" тапшыруларында һәм "Россия 24" каналындагы "Интервью" программасында катнашты. Тапшыруның төп темалары: тарифларны җайга салуда инвестиция программалары һәм аларның тарифлар күләменә йогынтысы.
"Татарстан" ДТРК радиосының "Новый день" программасындагы әңгәмә – 27 нче февраль көнне 7.10 сәгатьтә, ә "Россия 24" каналындагы интервью киләсе чыгарылышларның берсендә эфирга чыгачак