Мәскәү шәһәрендә "Сатып алулар – 2020. Контракт системасын үстерү перспективалары" темасы буенча узган Россиякүләм конференциядә дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендә законнарны камилләштерү һәм 2020 нче елда контракт системасында мөһим гамәли үзгәрешләр турында фикер алыштылар.
Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Михаил Евраев хәбәр иткәнчә, ведомство контракт системасы һәм сатып алулар турындагы законнарга төзәтмәләр әзерләгән, алар сатып алуларда катнашу эшен гадиләштерүне һәм, шул исәптән эшкуарларның эшлекле абруй рейтингын һәм Контракт системасы турындагы законны (44-ФЗ) һәм Сатып алулар турындагы законны (223-ФЗ) да, заманча дәрәҗәгә күчерүне күздә тота.
"Бүген сатып алуларда намус белән эшләүче компанияләр өчен нинди дә булса бүләкләү каралмаган, бу бөтенләй дөрес түгел. Без мондый эшкуарларга ярдәм итәргә һәм икътисадый яктан аларны мотивацияләргә тиеш", – дип саный Михаил Евраев.
Михаил Евраев фикеренчә, рейтинг бердәм мәгълүмат системасы мәгълүматлары нигезендә автомат рәвештә формалашырга, шул исәптән үтәлгән контрактларның саны, бәясе һәм түләнгән штрафларның мондый контрактларның бәясенә тәңгәл килүен исәпкә алырга тиеш.
"Әлеге рейтинг киләчәктә компанияләрне сатуларга керткәндә, гаризаларны бәяләгәндә һәм аукционнарның җиңүчеләрен билгеләгәндә контракт бәясе һәм компания рейтингы буенча кулланылырга мөмкин. Шулай ук контракт буенча тәэмин итү күләмен дә шактый, әйтик, 3 мәртәбәгә киметү мөмкинлеге булырга мөмкин. Рейтинг куллануның гамәли нокталары күп, әмма беренче чиратта аны эшләтеп җибәрергә кирәк", – диде ул.
Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт тарафыннан әзерләнгән төзәтмәләр Россия Финанс министрлыгына, Федераль казначылыкка, Дәүләт Думасы каршындагы эшче төркемгә, эшкуарлар ассоциацияләренә, төбәкләрдәге экспертлар җәмәгатьчелегенә, иҗтимагый оешмаларга карау өчен җибәрелгән