Коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме нидән гыйбарәт?

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына гражданнардан көн саен мөрәҗәгатьләр килә. Иң еш бирелә торган сорауларның берсе:  коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме нидән гыйбарәт?

     Җавап: РФ Торак кодексы нигезендә һәр коммуналь хезмәт өчен гражданнардан түләү күләме гамәлдәге законнарда билгеләнгән тәртиптә конкрет ресурс белән тәэмин итүче оешма өчен раслана торган икътисадый нигезләнгән тарифтан һәм исәпкә алу приборлары аша билгеләнә торган әлеге хезмәттән файдалану күләмнәреннән, ә исәпләү приборлары булмаганда, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары тарафыннан расланган куллану нормативларыннан чыгып билгеләнә.

      Шулай итеп, гражданнарга коммуналь хезмәтләрне күрсәтүче тарафыннан җиткерелә торган "коммуналь ресурска тариф" һәм "коммуналь хезмәт өчен түләү" төшенчәләрен аерып карарга кирәк.

   2020 елга Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен коммуналь хезмәтләргә тарифлар Дәүләт комитеты сайтында: kt.tatarstan.ru, "Документлар" > "Тарифлар" > "Тарифлар 2020" > "Халык өчен тарифлар" бүлегендә, шулай ук "Ачык Татарстан" бердәм мәгълүмат порталында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International