2020 елның 12 февралендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Александр Груничев рәислегендә каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына бәйле мәсьәләләрне карау буенча эшче штабның чираттагы утырышы узды.
Киңәшмәдә катнашучылар Арча, Буа һәм Питрәч муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләренең каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлеге турындагы хисапларын тыңлады.
Арча, Буа һәм Питрәч муниципаль районнары вәкилләре, шулай ук "ПЖКХ" идарәче компаниясе" ҖЧҖ һәм "Гринта" ҖЧҖ төбәк операторлары чүп-чар җыю мәйданчыкларының контейнерлар белән җиһазландырылуы турында хисап тотты.
Чүп контейнерларын урнаштыруга кагылышлы таләпләр турында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләде. Муниципаль берәмлекләрнең территорияләрен карап тотуга кагылышлы санитар-эпидемиологик таләпләр нигезендә контейнер мәйданчыклары җиһазландырылган булырга тиеш, әлеге мәйданчыкларга, чүп кабул итү җайланмаларының нинди булуына бәйсез рәвештә, транспорт белән килә торган юл, аслыгы явым-төшем һәм кар эрегән суларны агызу өчен авыш, су үткәрми торган катлам белән капланган булырга тиеш, шулай ук коймалап алынуы да зарур.
Әлеге таләпләрнең тулы исемлеге РФ Баш дәүләт санитар табибының 2019 елның 5 декабрендәге 20 номерлы карарында күрсәтелгән.