ТКХ ДМС: ничек штрафка тарымаска? Мәскәү шәһәрендә ресурс белән тәэмин итүче оешмалар өчен семинар узачак

2020 елның 14 феврале, җомга

      2020 елның 25 мартында Мәскәү шәһәрендә "РосКапСтрой" ФАУ һәм "Управление ЖКХ" мәгълүмат порталы тарафыннан оештырылган "Ресурс белән тәэмин итүче оешмалар өчен ТКХ дәүләт мәгълүмат системасы" дигән темага семинар (квалификация күтәрү курсы) булачак.

      Торак-коммуналь хуҗалыгы дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштыру бурычы инде өч ел коммуналь предприятиеләргә йөкләнгән. Әмма чынлыкта илдәге төбәкләрнең күпчелеге әле дә система белән эшләүдә кыенлыклар кичерә. Белгечләрнең һөнәри квалификациясен күтәрү һәм ТКХ ДМС эшенең гамәли тәҗрибәсен формалаштыру максатында эшләнгән дә инде семинар программасы.

    Семинарда катнашу мәсьәләләре буенча проект координаторына мөрәҗәгать итәргә кирәк: Гобәйдуллин Ильяс Максут улы, тел.: 8 (800) 200-11-81 (өст. 256), +7 (905) 574-97-84, e-mail: ilyas@od-group.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International