2020 елның 26-27 мартында Мәскәү шәһәрендә ел саен уздырыла торган "Россия коммуналь комплексын җайга салу һәм реформалаштыру өлкәсендә дәүләт сәясәте" XI Бөтенроссия гамәли семинары узачак.
Семинарның бурычлары һәм үзенчәлекләре:
• торак-коммуналь хуҗалык тармагы предприятиеләре эшчәнлеген регламентлаштыручы кайбер яңа закон проектларын гамәли өйрәнү;
• закон чыгару базасына планлаштырылган яңалыклар турында фикер алышу;
• хезмәт күрсәтүләр сыйфатын арттыру өчен бизнес-карарларны планлаштыру һәм эзләү;
• Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән коллегалар белән тәҗрибә уртаклашу;
• бәхәсле бизнес-бурычларны хәл итү мөмкинлеге;
• тармак профессионалларының квалификациясен күтәрү.
Эш программасы кысаларында фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителә:
• 2035 елга кадәр торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү стратегиясе;
• бердәм түләү документы;
• онлайн-кассалар: ТКХ өчен түләүне кабул иткәндә ресурс белән тәэмин итүче оешманың бурычлары;
• мәгълүмат ачу стандартларына үзгәрешләр;
• җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташтыру;
• җылылык белән тәэмин итү предприятиеләренең тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу;
• су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу предприятиеләрендә тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу;
• озак сроклы тарифларны җайга салу үзенчәлекләре;
• артыклык коэффициентларын куллану;
• монополиягә каршы контроль үсешенең төп тенденцияләре;
• ресурс белән тәэмин итүче оешманың күпфатирлы йорт милекчеләре белән хезмәттәшлеге;
• турыдан-туры шартнамәләргә күчү практикасы;
• түләмәүчеләр белән эшләү;
• гамәли сессияләр.
Чарада чыгыш ясарга Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкилләре, Россиянең Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу ассоциациясе вәкилләре, тармакның эксперт-практиклары чакырылачак.
Түбәндәге сылтама аша семинар турында тулырак мәгълүмат һәм чараның программасын күчертеп алырга мөмкин: "Управление ЖКХ" мәгълүмат порталы