12 нче февральдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының килештерү комиссиясе утырышында 2020 елга "Питрәч коммуналь челтәрләре" муниципаль унитар предприятиесе өчен эчә торган суга һәм ташландык суларны агызуга тарифлар һәм Татарстан Республикасы гражданнарына шәхси ихтыяҗлар өчен урман утыртмаларын сату-алу килешүләре буенча түләү ставкасын билгеләү турындагы мәсьәләләр каралды.
"Питрәч коммуналь челтәрләре" муниципаль унитар предприятиесе Дәүләт комитетына эчә торган суга һәм ташландык суларны агызуга тарифлар билгеләү турындагы тәкъдим белән мөрәҗәгать итте.
Әлеге оешма райондагы 19 торак пунктта яшәүчеләрне, бюджет оешмаларын һәм муниципаль райондагы башка кулланучыларны эчә торган су белән тәэмин итә.
Дәүләт комитеты исәпләмәләре буенча эчә торган суга тарифлар проекты түбәндәгечә килеп чыкты:
- Кощак авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен:
1 нче яртыеллык – 21 сум 87 тиен.
2 нче яртыеллык – 22 сум 74 тиен.
- Пановка авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен:
1 нче яртыеллык – 22 сум 47 тиен.
2 нче яртыеллык – 23 сум 20 тиен.
- калган авыл җирлекләре өчен:
1 нче яртыеллык – 22 сум 35 тиен.
2 нче яртыеллык – 23 сум 35 тиен.
Күрсәтелгән тарифлар дәрәҗәсе Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчелеге һәм җайга салынулы оешма тарафыннан килештерелде.
Килештерү комиссиясе әгъзалары тарифлар дәрәҗәсе, шул исәптән оешманың зыянсыз эшләү дәрәҗәсе туры килү-килмәү мәсьәләләрен төрле яклап карады.
Нәтиҗәләр буенча тарифларны килештерү һәм аларны, Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының баланс комиссияләрендә алга таба карап тикшерүне исәпкә алып, Дәүләт комитеты идарәсенә кертү турында карар кабул ителде.
Татарстан Республикасында гражданнарга шәхси ихтыяҗлар өчен урман утыртмаларын сату-алу турында килешүләр буенча түләү ставкасы мәсьәләсе буенча килештерү комиссиясе әгъзалары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Урман ресурслары күләме берәмлеге өчен түләү ставкалары һәм федераль милектә булган урман кишәрлеге мәйданы берәмлеге өчен түләү ставкалары турында" 2007 елның 22 маендагы 310 номерлы карары белән расланган Мари-Татар урман-такса районы буенча федераль милектә булган урман утыртмалары күләме берәмлеге өчен гамәлдәге түләү ставкаларын килештерде, чөнки гражданнарга үз ихтыяҗлары өчен тоташ кисүләр үткәрү өчен бирелә торган урман утыртмалары федераль милектә булган җир кишәрлекләрендә урнашкан.
Гражданин диләнке эшләрен, агачларны урнаштыруны, диләнкене кисенте калдыкларыннан чистартуны үз хисабына башкарганга күрә, шулай ук агач материалын алып чыгуны тәэмин иткәнгә күрә, Россия Хөкүмәтенең 310 номерлы карары нигезендә кабул ителгән ставкалар әлеге килешү буенча минималь түләү күләмен билгели һәм индексация коэффициенты белән кулланыла.