Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты үзенең Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 15.06.2010 ел, №468 карары белән расланган вәкаләтләре чикләрендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары өчен хезмәтләр күрсәтүгә иң чик тарифлар билгели.
2019 елга Дәүләт комитетының 19.12.2018 №10-189/кс һәм 19.12.2018 №10-190/кс карарлары нигезендә, «Гринта» ҖЧҖ һәм «ПТЖХ» идарәче компаниясе өчен, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары тарафыннан хезмәтләр күрсәтүгә бердәм чик тарифлар билгеләнде:
Юридик затлар өчен:
2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр – 365,86 сум/куб.м (өстәлгән хак салымын исәпкә алмыйча).
Халык өчен:
2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр – 439,03 сум/куб.м (өстәлгән хак салымын исәпкә алып).
2020 елга Дәүләт комитетының 19.12.2019 №11-55/тко һәм 19.12.2019 №11-54/тко карарлары нигезендә, «ПЖКХ» идарәче компаниясе» ҖЧҖ һәм «Гринта» ҖЧҖ өчен каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары тарафыннан хезмәтләр күрсәтүгә бердәм чик тариф билгеләнде:
Юридик затлар өчен:
«ПТЖХ» идарәче компаниясе» ҖЧҖ
2020 елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр – 365,86 сум/куб.м. (өстәлгән хак салымын исәпкә алмыйча), 2019 елның 2 яртыеллыгы дәрәҗәсендә;
2020 елның 1 июленнән 31 декабренә кадәр – 380,50 сум/куб.м. (өстәлгән хак салымын исәпкә алмыйча), 2020 елның 1 яртыеллыгына карата 4%ка арттырып;
«Гринта» ҖЧҖ
2020 елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр – 365,86 сум/куб.м. (өстәлгән хак салымын исәпкә алмыйча), 2019 елның 2 яртыеллыгы дәрәҗәсендә;
2020 елның 1 июленнән 31 декабренә кадәр – 380,52 сум/куб.м. (өстәлгән хак салымын исәпкә алмыйча), 2020 елның 1 яртыеллыгына карата 4%ка арттырып;
Халык өчен:
«ПТЖХ» идарәче компаниясе» ҖЧҖ
2020 елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр – 439,03 сум/куб.м. (өстәлгән хак салымын исәпкә алып), 2019 елның 2 яртыеллыгы дәрәҗәсендә;
2020 елның 1 июленнән 31 декабренә кадәр – 456,60 сум/куб.м. (өстәлгән хак салымын исәпкә алып), 2020 елның 1 яртыеллыгына карата 4%ка арттырып.
«Гринта» ҖЧҖ
2020 елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр – 439,03 сум/куб.м. (өстәлгән хак салымын исәпкә алып), 2019 елның 2 яртыеллыгы дәрәҗәсендә;
2020 елның 1 июленнән 31 декабренә кадәр – 456,62 сум/куб.м. (өстәлгән хак салымын исәпкә алып), 2020 елның 1 яртыеллыгына карата 4%ка арттырып.
Шул рәвешле, төбәк операторлары өчен 2020 елның беренче яртыеллыгына тарифлар 2019 елның 2 яртыеллыгы дәрәҗәсендә кала.
Федераль закон таләпләре нигезендә төбәк операторлары өчен иң чик бердәм тарифлар бер куб.метр исәбеннән билгеләнгән, алга таба каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләү исәпләгәндә, РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары нигезендә, бердәм тарифлар, каты коммуналь калдыкларны туплау буенча билгеләнгән нормативларга карап, сум/кеше итеп күчерелә.
Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыкларны туплау нормативлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 12 декабрендәге 922 номерлы карары нигезендә бер елга бер кеше исәбеннән расланган.
Коммуналь хезмәтләр күрсәтү (шул исәптән каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча да) өчен түләү исәпләү тәртибе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында» 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрендә билгеләнгән.
Әлеге карар үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына йөкләнгән.