Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет 2020 елга эш планын раслады

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды.

   Утырыш барышында берничә мәсьәлә каралды:

- Иҗтимагый советның составы;
 - Иҗтимагый совет рәисен һәм рәис урынбасарын сайлау;

- 2020 елга эш планын раслау.

    Иҗтимагый совет рәисе Н.И. Борознов яңа әгъзалар исемлеген тәкъдим итте.  Иҗтимагый совет әгъзалары карары белән Н.И. Борознов рәис вазыйфасына яңадан сайланды. Рәис урынбасары итеп В.А. Белоногов сайланды.

    Иҗтимагый совет 2020 елга утырышлар үткәрү планын раслады.

    Исегезгә төшерәбез, Иҗтимагый советның төп бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- Татарстан Республикасы территориясендә товарларга (эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә) бәяләрне (тарифларны, өстәмәләрне, өстәмә хакларны һ.б.) дәүләти җайга салу өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү;

- норматив хокукый актлар проектларына иҗтимагый экспертиза үткәрү;

- законнарда каралган очракларда Дәүләт комитеты тарафыннан эшләнелә торган норматив хокукый актлар проектларына алдан тикшерү уздыру;

- Дәүләт комитеты карарларын кабул иткәндә җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу механизмын камилләштерү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International