Бүген Идарә утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде:
- Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "Катлам басымын саклау өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчәргә яраклы суга, техник суга һәм ташландык суларны агызуга тарифлар билгеләү турында" 2019 елның 20 ноябрендәге 10-55/кс номерлы карары кушымтасына үзгәреш кертү хакында;
- "Татэнерго" акционерлык җәмгыятенең Казан ҖЭҮ-1 электр энергиясе җитештерү буенча гамәлдәге объектын "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү билгеләү турында;
- Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2020 елга челтәр оешмаларының Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү исәпләү өчен стандартлаштырылган тариф ставкаларын, максималь егәрлек берәмлеге өчен ставкаларны һәм формулаларны билгеләү турында" 2019 елның 18 декабрендәге 6-140/тп номерлы карарының 1 нче кушымтасының 1 нче таблицасына үзгәреш кертү хакында;
- Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "Нигездә бер кулланучыга хезмәт күрсәтүче "КАМАЗ-Энерго" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифлар һәм "КАМАЗ-Энерго" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифлар билгеләү турында" 2019 елның 11 декабрендәге 3-14/э номерлы карарының 1 нче кушымтасына үзгәрешләр кертү хакында.
Идарә әгъзалары һәр мәсьәләне аерым карады: Дәүләт комитеты белгечләре аерым карарларга кертелә торган үзгәрешләрне җентекләп аңлатты һәм тарифның ничек килеп чыгуы хакында аңлатмалар бирде.
Тиешле карарлар кабул ителде, алар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт теркәвенә алынганнан соң Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыгачак һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.