1 нче гыйнвардан Татарстанның берничә районында коммуналь хезмәтләргә тарифлар кимегән

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

1 нче гыйнвардан башлап берничә районда коммуналь хезмәтләргә тарифлар кимегән. 

       Җылылык белән тәэмин итү буенча 18 оешмада кимү күзәтелә.  Мәсәлән, әлеге яңалык Алабуга шәһәрендә үзәктән җылытыла торган халыкның яртысыннан артыгына, шулай ук Нурлат һәм Әгерҗе шәһәрләрендә яшәүчеләрнең өчтән бер өлешенә кагылачак.

       Су белән тәэмин итү тарифларының кимүен ярты миллионнан артык татарстанлы сизәчәк. Әйтик, Түбән Кама, Әлмәт һәм Чистай шәһәрләрендә яшәүчеләр. 

     12 оешма буенча ташландык суларны агызу тарифлары кимегән.     Әлеге тарифның кимүе 105 меңгә якын татарстанлыга кагыла. Алар арасында – Чистай, Буа, Ютазы районнарында яшәүчеләр. 

      Тарифларны киметү сәбәпчеләре:

- куәтләргә йөкләнеш арткан, кулланучылар күбәйгән;

- челтәрләрне ремонтлау аркасында югалтулар кимегән;

- энергонәтиҗәле чараларны гамәлгә кертү.

  

 Билгеләнгән тарифлар буенча тулырак исемлек сайтның "Тарифлар"-"Тариф кампаниясе" бүлекләрендә.

 

Фото чыганагы: https://tek53.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International