22 нче гыйнварда Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев ведомствоның йомгаклау коллегиясендә ведомство эшчәнлеге нәтиҗәләре турында төп доклад белән чыгыш ясады.
Дәүләт комитеты җайга салынулы бәя билгеләү өлкәсендә законнар үтәлешенә дәүләт контролен һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыра, структурада контроль-ревизия юнәлеше оештырылган.
2019 елда дәүләт тарафыннан җайга салына торган бәяләр (тарифлар) өлкәсендә законның мәҗбүри таләпләрен үтәү буенча 51 тикшерү чарасы үткәрелгән.
Ачыкланган хокук бозу фактлары буенча административ җәза билгеләү турында юридик затларга карата – 36, вазыйфаи затларга карата 44 эш карап тикшерелгән. Бәя билгеләү тәртибен, мәгълүмат ачу стандартларын бозу, тарифларны җайга салу максатларында документлар тапшырмаган өчен Дәүләт комитеты тарафыннан салынган штрафларның гомуми суммасы юридик затларга – 1 038 мең сум, вазыйфаи затларга – 483 мең сум.
Иң еш очрый торган хокук бозулар: бәя билгеләү тәртибен бозу (җайга салынулы бәяләрне (тарифларны) арттыру, җайга салынулы эшчәнлекне законнарда билгеләнгән тәртиптә расланган тарифтан башка гамәлгә ашыру), җайга салынулы эшчәнлек турында мәгълүмат ачу стандартларын бозу, норматив хокукый актларда тапшырылуы зарури булган белешмәләрне (аерым алганда, тарифларны җайга салу максатларындагы документларны һәм энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата билгеләнгән таләпләрне фактта үтәү турында хисапларны) тапшыру.
Дәүләт комитеты тарафыннан контрольне гамәлгә ашыру кысаларында шулай ук хокук бозуларны профилактикалау буенча да чаралар үткәрелә – кисәтүләр бирелә, методик тәкъдимнәр җибәрелә.
2020 елга 18 җайга салынулы оешмага карата тикшерү үткәрү планлаштырылган, барлык тикшерүләр дә күчмә рәвештә узачак. Оешмалар исемлеге Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылган.