Алексей Песошин Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Алексей Доценко белән очрашты

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

     Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Алексей Доценко белән очрашты.

     Тариф сәясәте, җайга салынулы хезмәт төрләрен җитештерүчеләрнең һәм бу хезмәтләрдән файдаланучыларның мәнфәгатьләр балансын саклау, шулай ук Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

     Алексей Доценко Казанга ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә катнашу өчен килгән иде.

 

Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International