Тарифларны җайга салу яңалыклары: 18 февральдә Россиякүләм вебинар узачак

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Төбәкара коммуникацияләр үзәге 2020 елның 18 февралендә "2020 елда су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу тарифларын җайга салу өлкәсендә яңалык" дигән темага Россиякүләм вебинар үткәрелүе турында хәбәр итә, ул Интернет челтәрендә 10.00-13.30 сәгатьтләрдә узачак һәм анда катнашучылар, үз эш урыннарында булып, лекторга сораулар бирә алачак.

      Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмаларның абонент, техник, финанс һәм икътисад хезмәтләре җитәкчеләренә һәм белгечләренә, җирле үзидарә органнары вәкилләренә катнашырга киңәш ителә.

Семинар программасы һәм анда катнашу шартлары белән
Төбәкара коммуникацияләр үзәге сайтында танышырга мөмкин : https://vsesem.ru/index.php?newsid=124

Булачак чараларның тулы исемлеге www.vsesem.ru сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International