2020 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе булачак

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2019 елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары турында" коллегия утырышы узачак.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, видеоконференцэлемтә режимында – муниципаль районнар җитәкчеләре һәм җайга салынулы оешмалар җитәкчеләре катнашачак.

Коллегия утырышы 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында (Пушкин урамы, 66 нчы йорт) узачак. Тулырак мәгълүмат алу өчен әлеге телефон буенча мөрәҗәгать итә аласыз: (843) 221-82-96. 

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү өчен: (843) 221- 82-34. 

Тэги: тарифлар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International