Тарифларны җайга салу турында ел саен үткәрелә торган XI Бөтенроссия гамәли семинары

2020 елның 14 феврале, җомга

2020 елның 26-27 мартында Мәскәү шәһәрендә ел саен уздырыла торган "Россия коммуналь комплексын җайга салу һәм реформалаштыру өлкәсендә дәүләт сәясәте" XI Бөтенроссия гамәли семинары узачак.

Семинарның бурычлары һәм үзенчәлекләре:

•        торак-коммуналь хуҗалык тармагы предприятиеләре эшчәнлеген регламентлаштыручы кайбер яңа закон проектларын гамәли өйрәнү;

•        закон чыгару базасына планлаштырылган яңалыклар турында фикер алышу;

•        хезмәт күрсәтүләр сыйфатын арттыру өчен бизнес-карарларны планлаштыру һәм эзләү;

•        Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән коллегалар белән тәҗрибә уртаклашу;

•        бәхәсле бизнес-бурычларны хәл итү мөмкинлеге;

•        тармак профессионалларының квалификациясен күтәрү.

Эш программасы кысаларында фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителә:

•        2035 елга кадәр торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү стратегиясе;

•        бердәм түләү документы;

•        онлайн-кассалар: ТКХ өчен түләүне кабул иткәндә ресурс белән тәэмин итүче оешманың бурычлары;

•        мәгълүмат ачу стандартларына үзгәрешләр;

•        җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташтыру;

•        җылылык белән тәэмин итү предприятиеләренең тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу;

•        су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу предприятиеләрендә тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу;

•        озак сроклы тарифларны җайга салу үзенчәлекләре;

•        артыклык коэффициентларын куллану;

•        монополиягә каршы контроль үсешенең төп тенденцияләре;

•        ресурс белән тәэмин итүче оешманың күпфатирлы йорт милекчеләре белән хезмәттәшлеге;

•        турыдан-туры шартнамәләргә күчү практикасы;

•        түләмәүчеләр белән эшләү;

•        гамәли сессияләр.

Чарада чыгыш ясарга Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкилләре, Россиянең Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу ассоциациясе вәкилләре, тармакның эксперт-практиклары чакырылачак.

Түбәндәге сылтама аша семинар турында тулырак мәгълүмат һәм чараның программасын күчертеп алырга мөмкин: "Управление ЖКХ" мәгълүмат порталы http://upravlenie-gkh.ru/meropriyatiya/meropriyatie-detalno.php?ID=10002.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International