Дәүләт комитеты җайга салынулы оешма тарафыннан ел саен, 1 февральдән дә соңга калмыйча, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата таләпләр билгеләү тәртибе турында" 2010 елның 15 маендагы 340 номерлы карары нигезендә, энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата билгеләнгән таләпләрне фактта үтәү хакында хисап тапшыру зарурлыгы турында искәртә. Күрсәтелгән хисаплар Дәүләт комитетына рәсми рәвештә җибәрелә.
Боерыклар белән Дәүләт комитетының http://kt.tatarstan.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин ("Документлар" бүлеге - "Җайга салынулы оешмалар" - "Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеге" - "Энергияне сак тоту программаларына карата таләпләр").
Хисап формалары шулай ук Дәүләт комитетының http://kt.tatarstan.ru рәсми сайтында урнаштырылган ("Документлар" - "Җайга салынулы оешмаларга" - "Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеге" - "Энергияне сак тоту программаларына карата таләпләр" - "2019 елга энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программаларына билгеләнгән таләпләрне фактта үтәү турында хисап формалары").