"2020 елда тарифларны җайга салу эволюциясе: киләчәккә бер адым" гамәли семинары

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 4-5 мартында Сочи шәһәрендә "2020 елда тарифларны җайга салу эволюциясе: киләчәккә бер адым" темасына семинар узачак, анда тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә законнар куллануның гамәли мәсьәләләре, 2020 елда җайга салуга бәйле яңалыклар турында фикер алышыначак.

Төп темалар түбәндәгеләр булачак: тарифларны җайга салуда "эталоннар" куллану, каты коммуналь калдыклар белән эш итүне җайга салу, энергия саклау эшчәнлеген җайга салу, цифрлаштыру.

Семинар кысаларында беренче тапкыр тармак предприятиеләренең ИТ-директорлары клубы очрашуы узачак, анда тарифларны җайга салуның цифрлы трансформациясенә ярдәм итү инструментларын куллану буенча оешмаларның тәҗрибәсе, импортны алыштыру мәсьәләләре күтәреләчәк.

Семинар турында тулырак мәгълүматны әлеге сылтама буенча белергә була: http://fas.gov.ru/news/29213

Тэги: тарифлар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International