Кичә, 25 декабрьдә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы булды.
Утырыш барышында 2019 елдагы эш йомгаклары турында фикер алыштылар һәм 2020 елга Иҗтимагый советның эш планы каралды.
Исегезгә төшерәбез, Иҗтимагый советның төп бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- Татарстан Республикасы территориясендә товарларга (эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә) бәяләрне (тарифларны, өстәмәләрне, өстәмә хакларны һ.б.) дәүләти җайга салу өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү;
- норматив хокукый актлар проектларына иҗтимагый экспертиза үткәрү;
- законнарда каралган очракларда дәүләт комитеты тарафыннан эшләнелә торган норматив хокукый актлар проектларын алдан тикшерү уздыру;
- Дәүләт комитеты карарларын кабул иткәндә җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу механизмын камилләштерү.
2019 елда барлыгы 5 утырыш үткәрелде.