26 ноябрьдә статс-сәркатип – Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский Татарстан Республикасына эш визиты белән килде.
Республикага булган визиты барышында статс-сәркатип – Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән очрашты һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә үткән Төбәктә көндәшлекне үстерү буенча илкүләм планны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты.
Андрей Юрьевич шулай ук Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышында да катнашты.