Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды.
Утырышта Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Цариковский Андрей Юрьевич катнашты, ул тулаем алганда Иҗтимагый совет эше турында үз фикерен белдерде.
Иҗтимагый совет рәисе Борознов Николай Иванович утырышны каты коммуналь калдыкларның яңа системасына күчү мәсьәләсеннән башлады, аның уңай һәм тискәре якларына тукталды.
Совет әгъзалары Татарстан Республикасы территориясендә товарларга (эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә) бәяләрне (тарифлар, өстәмәләр, өстәмә хаклар һ.б.) дәүләти җайга салу өлкәсендә дәүләт сәясәтен, шулай ук Дәүләт комитеты карарларын кабул иткәндә җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу механизмын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләде.
Моннан тыш, Иҗтимагый совет бурычларына җәмәгать экспертизасы үткәрү һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы органнар тарафыннан эшләнә торган инвестиция программалары проектлары турында алдан фикер алышу да кертелде.
Исегезгә төшерәбез, Совет утырышы кварталга кимендә 1 тапкыр үткәрелә.