Монополиягә каршы федераль хезмәттә җайга салынулы тарифларны исәпләгәндә чик бәя хасил итү методын эшләгәннәр

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

"Монополиягә каршы сәясәт" V халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар ачык электр элемтәсе һәм почта элемтәсе хезмәтләре күрсәтүгә җайга салынулы тарифларны исәпләгәндә иң чик бәя хасил итү ысулын куллану практикасы турында фикер алышты.

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Элемтә һәм мәгълүмати технологияләрне җайга салу идарәсе башлыгы урынбасары Ольга Климова сүзләренә караганда, ведомство гамәлдәге законнар нигезендә элемтә өлкәсендә тарифларны җайга салу механизмын камилләштерү максатыннан чыгып, чик бәя хасил итү методы буенча тарифларны исәпләү тәртибен эшләгән һәм раслаган.

Методны куллануның төп характеристикаларының берсе – "чыгымнар плюс" принцибыннан "инфляция минус" принцибы нигезендә базар индикаторларына күчү.

Җентеклерәк: https://fas.gov.ru/news/28854

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International