Кичә, 13 нче ноябрьдә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе республиканың кайбер предприятиеләре өчен җылылыкка, эчәргә яраклы суга, ташландык суларны транспортлауга тарифларны карады.
Комиссия утырышына су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, шулай ук җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә үз эшчәнлеген башкаручы җайга салынулы оешмалар өчен 2020 елга озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү турында 50 мәсьәлә чыгарылган иде.
Моннан тыш, идарә газ куллана торган җиһазларны 2020 елга "Газпром трансгаз Казань" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү күләмен билгели торган стандартлаштырылган тариф ставкалары күләмнәрен билгеләү турындагы мәсьәләләрне дә карады.