Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм Кырым Республикасының Бәяләр һәм тарифлар буенча дәүләт комитеты арасында имзаланган хезмәттәшлек турында килешү һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм Кырым Республикасының Бәяләр һәм тарифлар буенча дәүләт комитеты арасында алдан килешүләр нигезендә Татарстан Республикасына эш визиты планлаштырылган иде.
13нче ноябрьдә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты бинасында узган очрашуда Кырым Республикасы Бәяләр һәм тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Новосад Юрий Алексеевич һәм рәисенең беренче урынбасары Мшанецкая Светлана Владимировна катнашты.
Очрашуда тарифларны җайга салуны цифрлаштыру, шулай ук су һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге эш программаларын җентекләүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.