РФ Хөкүмәте калдыклар белән эш итү өлкәсендәге тарифларны камилләштерү буенча карар кабул итте.
РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 29 октябрендәге 1386 номерлы карары РФ МФХ тариф йөкләнешен киметү, шул исәптән әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләүне киметү, эшчщнлегенең мантыйкый дәвамы булып тора, бу хакта Россия МФХ хәбәр итә.
Кабул ителгән акт тарифны киметү буенча баланслы карарлар кабул итәргә генә түгел, ә тарифларны билгеләгәндә җайга салынулы оешманың төп чараларын һәм матди булмаган активларын амортизацияләүне исәпләү алымнарын да камилләштерәчәк.
Сүз уңаеннан, предприятиеләрнең төп фондларын яңартуга (амортизацияләүгә) акчаны кире кайтару да яңача башкарылачак.