Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсен реформалау: Азнакайда семинар-киңәшмә

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Җомга көнне, 25 нче октябрьдә, Азнакайда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы эшче штабның каты коммуналь калдыклар белән эшләүнең яңа системасын кертүгә бәйле мәсьәләләрне карау буенча киңәйтелгән күчмә утырышы узды.

Дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган чарага чакырылган каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге оешма җитәкчеләре Азнакай районының каты көнкүреш калдыклары полигоны эшчәнлеге белән танышты һәм семинар-киңәшмә форматында узган эш штабының киңәйтелгән утырышында катнашты.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина үз чыгышында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге тарифларны җайга салганда еш барлыкка килгән проблемаларга кагылды, шулай ук операторларның каты коммуналь калдыклар белән эш итү материалларын һәм хисап документларын әзерләү буенча киңәшләрен бирде.

ККК күмү полигоннарының техник параметрлары, калдыкларны күмү һәм эшкәртү объектларын эксплуатацияләгәндә операторлар сакларга тиешле технологик нормалар, шулай ук полигондагы эшләрнең факттагы торышы турында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Николай Борознов сөйләде.

"УК ПЖКХ" ҖЧҖ һәм "ГРИНТА" ҖЧҖ төбәк операторлары җитәкчеләре каты коммуналь калдыкларны җыю, ташу һәм күмү процессында барлыкка килә торган проблемалар белән уртаклашты.

Эшче штаб утырышы ахырында ТР Дәүләт Советы депутаты, Экология һәм табигый ресурслар комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсен реформалау проблемаларын гомумиләштерде. Шул исәптән, халык ышанычлысы фикеренчә, бүгенге көндә иң төп мәсьәләләрнең берсе – халыкның реформа процесслары турында хәбәрдар булмавы һәм аның калдыкларны эшкәртү һәм күмү мәсьәләләре буенча карарлар кабул итүгә җәлеп ителмәве. Бәлки, кешеләрнең хәбәрдарлыгы өчен реформа турындагы актуаль сорауларны һәм аларга җавапларны туплаган журнал булдырырга кирәктер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International