Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын кертү мәсьәләләрен карау буенча ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы эшче штабның күчмә киңәйтелгән утырышында катнашучылар "Без планетабыз өчен җаваплы" дигән ачык экологик дәрестә катнашты.
Дәрес алдыннан кунаклар гимназистлар тарафыннан пластик калдыклардан оештырылган эшләнмәләр һәм модалы киемнәр күргәзмәсендә булды. Дәрес барышында укучылар табигатькә сакчыл караш турында сөйләде, экологик куркынычсызлык, каты коммуналь калдыкларны эшкәртү турында үз фикерләре белән уртаклашты.
Дәрес ахырында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина гимназия җитәкчелегенә укучыларга экологик тәрбия биргән өчен рәхмәт белдерде. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Николай Борознов мәктәп китапханәсенә автордан сәнәгать экологиясе буенча уку әсбабы тапшырды.