Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе республиканың кайбер муниципаль районнарында су һәм җылылык белән тәэмин итүче оешмалар өчен 2020 елга тарифлар карады.
Комиссия утырышының көн тәртибенә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу , шулай ук җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы җайга салынулы оешмалар өчен 2020 елга озак сроклы тарифларны килештерү һәм төзәтмәләр кертү турында 29 мәсьәлә чыгарылган иде.
Тулаем алганда, тариф карарларының барлык проектлары да килештерү процедурасын узды, комиссия әгъзаларында җитди сораулар тудырмады. Элек алар муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчелеге белән килештерелгән иде. Тарифлар үсеше уртача 2,5-2,8% дәрәҗәсеннән артмаячак. Кайбер муниципаль берәмлекләрдә алар агымдагы елга билгеләнгән тарифлар белән чагыштырганда кимиячәк. Әйтик, 2020 елның беренче яртыеллыгында "Түбән Ослан" МУП тарафыннан җибәрелә торган эчәргә яраклы суның бәясе, 2019 елга караганда, 6% диярлек кимрәк булачак. Зәй районында эчәргә яраклы су белән тәэмин итүче "Теплосервис" ҖЧҖ өчен тариф агымдагы елга караганда 5% кимрәк итеп билгеләнгән.
Җылылыкка тарифлар үсеше дә уртача зур түгел һәм төрле муниципаль районнарда төрле предприятиеләр өчен уртача 0,3% башлап 2% кадәр тәшкил итәчәк. Әйтик, "Спас коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ өчен беренче яртыеллыкта тариф 2% кимесә, икенче яртыеллыкта җылылык бәясе 2,6% артачак. Шул ук вакытта 2020 елда әлеге предприятиедән киткән җылылык бәясе 0,7% артачак.
Гомумән алганда, Дәүләт комитеты идарәсенә тәкъдим ителгән тарифларга кертеләчәк үзгәрешләр гражданнар өчен РФ Хөкүмәте тарафыннан коммуналь хезмәтләр өчен билгеләнгән түләүнең чик индексларыннан артмаячак.
Исегезгә төшерәбез, Килештерү комиссиясе тариф карарын кабул итү этабында ихтимал каршылыкларны бетерергә тиеш. Аның составында экспертлар җәмәгатьчелеге вәкилләре дә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары да бар.
Тариф карары проекты ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә Килештерү комиссиясе мәсьәләсен карап тикшергәннән соң гына кертелә.
Тарифлар билгеләү процедурасы турында элек басылган материаллардан укыгыз.