ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының килештерү комиссиясендә эчәргә яраклы суга, ташландык суларны агызуга, җылылык энергиясенә тарифлар килештереләчәк, комиссиянең чираттагы утырышы иртәгә, 24 нче октябрьдә булачак.
Комиссия утырышына республиканың муниципаль районнарындагы су һәм җылылык белән тәэмин итүче предприятиеләргә 2020 елга озак сроклы тарифларны килештерү һәм төзәтмәләр кертү турында 29 мәсьәлә чыгарылган.
Килештерү комиссиясенең көн тәртибе белән биредә танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Килештерү комиссиясе тариф карарын кабул итү этабында ихтимал каршылыкларны бетерергә тиеш. Аның составында экспертлар җәмәгатьчелеге вәкилләре дә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары да бар.
Тариф карары проекты ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә Килештерү комиссиясе мәсьәләсен карап тикшергәннән соң гына кертелә.
Тарифлар билгеләү процедурасы турында элек басылган материаллардан укыгыз.