ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды

2012 елның 10 октябре, чәршәмбе

Кичә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

кулланучыларга “Казанькомпрессормаш” ААҖ җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында;

Татарстан Республикасының башлангыч, урта џәм югары џљнәри белем бирү учреждениеләре каршындагы җәмәгать туклануы предприятиеләрендә сатыла торган продукциягә љстәмә хакларның максималь дәрәҗәдә чик күләмнәрен килештерү турында.

Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International