Тарифларны җайга салу буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе

2019 елның 18 октябре, җомга

2019 елның 15-17 октябрендә Ялтада "2019 елда тарифларны җайга салу һәм 2020 елга җайга салу органнары бурычлары" дигән Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе булып узды.

Россия МКФХ оештырган семинар-киңәшмәдә 2019 елда тарифларны җайга салуга йомгак ясадылар, 2020 елга бурычлар билгеләнде. Пленар утырышлар барышында федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә тарифларны җайга салу функцияләрен координацияләү һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә законнарны камилләштерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Семинар-киңәшмә материаллары белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International