"Бәяләрне һәм тарифларны дәүләти җайга салу нигезләре турында" закон проекты әзерләнде

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Россия МКФХ тарафыннан эшләнгән "Бәяләрне һәм тарифларны дәүләти җайга салу нигезләре турында" закон проекты турында тарифларны җайга салу буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе кысаларында пленар сессия барышында хезмәт җитәкчесе урынбасары Сергей Пузыревский сөйләде.

 "Сентябрьдә закон проектының эшләнеп беткән редакциясе Хөкүмәткә җибәрелде. Хәзер соңгы стадия, ул тиздән Дәүләт Думасына керергә тиеш", – дип ачыклык кертте МКФХ башлыгы урынбасары.

Закон проекты бер норматив хокукый актта җайга салынулы тарифларның бердәм тулы исемлеген берләштерә, аларны билгеләү вәкаләтләрен Хөкүмәт, федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнары арасында чикли.

Тулырак итеп Россия МКФХ рәсми сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International