Калдыклар белән эш итүгә тарифларны киметү ягына үзгәртү – котылгысыз

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Бу хакта, бу көннәрдә тарифларны җайга салу темасы буенча Ялтада уза торган  Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә чыгыш ясаганда, Россиянең Монополиягә каршы федераль ведомствосы җитәкчесе Игорь Артемьев хәбәр итте.

Быел Россия Федерациясенең 73 субъекты, конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча каты көнкүреш калдыклары белән эш итү операторларын сайлап, җайга салуның яңа моделенә күчкән.

"Сатулашу нәтиҗәсендә тарифлар арасындагы аерма ун тапкырга җитте. Хәзер без коммуналь калдыкларга тарифларны анализлау буенча эш алып барабыз. Тендерлар нәтиҗәсендә барлыкка килгән тарифларга төзәтмәләр кайбер төбәкләр өчен котылгысыз", – дип ассызыклады Игорь Артемьев.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасар Лариса Хәбибуллина катнашкан пленар утырышта каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларны җайга салу үзенчәлекләре турында фикер алыштылар, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә чыгымнарны нигезсез билгеләү, хезмәткә түләү фондын исәпләү, төп чараларны амортизацияләү белән бәйле типик хокук бозуларны карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International