2019 елда тарифларны җайга салу һәм 2020 елга җайга салу органнарының бурычлары

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре бу көннәрдә Ялтада узучы "2019 елда тарифларны җайга салу һәм 2020 елга җайга салу органнарының бурычлары" дигән темага Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнаша.

Россия МФХ оештырган семинар-киңәшмәдә 2019 елда тарифларны җайга салуга йомгак ясадылар, 2020 елга бурычлар билгеләнде. Пленар утырышлар барышында федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендәге тарифларны җайга салу функцияләрен координацияләү һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә законнарны камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алышалар.

Семинар-киңәшмәдә Монополиягә каршы федераль ведомство, федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары, җайга салынулы оешмалар җитәкчеләре һәм экспертлар берләшмәсе вәкилләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International