Иртәгә, 4 нче октябрьдә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе Яшел Үзән муниципаль маршрутларының берсе буенча шәһәр җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турындагы мәсьәләне караячак.
Идарә утырышының көн тәртибендә бер мәсьәлә: Яшел Үзән шәһәрендә "Колхоз базары – Төзүчеләр проспекты" дигән 2 нче номерлы муниципаль маршрут буенча автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.
Шәһәр җәмәгать транспортында даими йөртүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү мәсьәләсе буенча гариза белән пассажирлар ташуга заказ бирүче – Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты мөрәҗәгать итте.
Әлеге маршрут автобусларында йөрү бәясенең иң югары чиген, идарә карары проекты нигезендә, 20 сум күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә – акчалата исәп-хисап өчен билет сатып алганда һәм банк карталары яки башка электрон чаралар ярдәмендә үзара бәйләнешкә кермичә түләү технологиясе ярдәмендә, озак файдаланудагы билет белән 100 һәм аннан күбрәк йөргәндә – 18 сум.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карары проекты белән биредә танышырга мөмкин. Шунда ук урнаштырылган сылтама буенча максималь тариф буенча үз фикереңне дә калдырырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар йөртү маршрутлары буенча даими рәвештә пассажирлар һәм багаж алып баруга җайга салынулы тарифларны билгеләү тәртибе нигезендә, тарифларны үзгәртүгә мөрәҗәгать итүче булып, дәүләт яисә муниципаль контракт төзүче Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы яки җирле үзидарә органы тора.
Нигезләнгән гаризалар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына транспорт белән ташуларны гамәлгә ашыручы оешма тарафыннан хисап елы ябылганнан соң йә 9 ай йомгаклары буенча 1 июньгә кадәр тапшырылырга мөмкин. Шул ук вакытта тарифны үзгәртү турында гариза елына бер тапкыр гына бирелергә мөмкин.