4 нче октябрьдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты килештерү комиссиясенең чираттагы утырышында җылылык энергиясенә, шулай ук эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга озак сроклы тарифларга үзгәрешләр кертү һәм аларны билгеләү турындагы мәсьәләләр каралачак.
Комиссия утырышының көн тәртибендә "Коммунсервис-Актаныш" ҖБ ҖЧҖ, "Саба МПП ЖКХ" АҖ, "Теплокоминвест" ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык куәтенә 2020 елга озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү турында, шулай ук 2020-2022 елларга "Лениногорск җылылык челтәрләре" ҖЧҖ һәм "Казэнерго" АҖ өчен җылылык белән тәэмин итүгә тарифлар билгеләү турындагы мәсьәләләр булачак.
Моннан тыш, Килештерү комиссиясе В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ өчен 2019 елга эчәргә яраклы суга һәм Алабуга муниципаль районы "Алабуга автомобиль заводы" АҖ өчен ташландык суларны агызуга озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү турындагы мәсьәләне караячак. 2020 елга "Мамадыш су каналы" АҖ өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифлар үзгәртеләчәк.
Килештерү киңәшмәсенең көн тәртибе белән биредә танышырга мөмкин.