ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында тарифларны җайга салуны цифрлаштыру буенча эшче төркем төзү турындагы боерык 2019 елның 27 сентябрендә үз көченә керде.
16 кеше – Башкортстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы, Түбән Новгород, Самара, Киров, Ульян һәм Калининград өлкәләре органнарын җайга салучы ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчеләре эшче төркем составына кертелгән. Аның җитәкчесе итеп ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром билгеләнде.
Эшче төркем тарифларны җайга салуның бердәм мәгълүмат системасын цифрлаштыру һәм үстерү, тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары арасында мәгълүмат алмашу максатларында төзелгән.
Исегезгә төшерәбез, эшче төркем төзү турындагы карар Идел буе федераль округының җайга салу органнары вәкилләре белән 9 августта Казанда узган семинар-киңәшмә нәтиҗәләре буенча кабул ителгән иде.
Боерык, шулай ук коммуналь өлкәдә тарифларны исәпләү буенча шаблоннар белән ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында танышырга мөмкин.